Home

Реклама

[info]asterxan_tatar   сайтында  Абдулла Алишның "Ана әкиятләре"н урнаштырган - http://xacitarxan.narod.ru/akiat_alish.htm
татар һәм урыс телләрендә.

Сукыр белән чукрак

  • 17 Окт, 2007 at 3:50 PM
Бер сукыр фәкыйрь кеше белән чукрак фәкыйрь кеше яшәгән. Берсенең колагы яхшы ишеткән, икенчесенең күзе яхшы күргән. Болар бәхәсләшмәгәннәр, бер-берсенә хыянәт итмәгәннәр, һәрвакыт дус, тату, гадел булганнар. Һаман бергә йөреп, хәер сорашып алган акчаларын, ризыкларын бергә төгәл итеп бүлә торган булганнар.

Ләкин боларның дус, тату булуларына Иблиснең бик ачуы килгән. Шуннан үзенең бер оста шайтанына аларны ничек кенә булса да ызгыштырып дошман итәргә кушкан. Шайтан боларның артларыннан йөреп, бик күп хәйләләр корып караса да, ызгыштыру түгел, араларына чебен дә кертә алмаган. Аларны берничек тә алдый алмавы турында кайтып сөйләгәч, Иблис:

— Әгәр аларны алдап ызгыштыра алмасаң, сине моңарчы бер шайтанга да бирелмәгән каты җәзага тартам,— дигән.
Дәвамы... )

Ике дус

  • 17 Сент, 2007 at 12:29 PM
Элекке заманда булган икән бер көтмешче (аучы). Аның хатыны үлгән. Ул үзенең унөч яшьлек улы белән генә калган. Бу көтмешче көтенеп (аудан) кайтып килгәндә урман читендә, шактый еракта, бер ерткыч күргән. Мылтыгын корып аңа якынрак барган икән, теге куркып торып китмәкче булган да берничә адым атлагач егылган. Ул бер аягы каты яраланган тай икән. Көтмешче аңар алтын тамыр суы эчерткән һәм шул су беләң аягын юып бәйләгән. Шуннан сон күп тә үтмәгән, бу тай торып баскан һәм алар акыртын гына атлап, ял итә-итә авылга кайтканнар. Өйгә кайтып кергәч, ул үзенең малаена:

— Улым, менә бер кунак алып кайттым, су эчерт, ашат, тәрбиялә, ияләнеп бездә калса, ул сиңа бер дус булыр,— дигән. Дәвамы... )

Бака кияве

  • 11 Сент, 2007 at 9:44 AM
Борында бер кешенең өч улы булган. Беренче улы утыз яшенә җиткән, уртанчысына егерме биш яшь тулган, кече улы да егерме беренче яшенә чыккан. Алар, үзләренең буйдак булып калуларыннан куркып, әтиләренең өйләндермәүләреннән зарланып сөйләшәләр икән.
- Беребез утызда, икенчебез егерме биш яшькә җитте, өченчебез дә егет булып җитте, хатын алмыйча картаябыз, бу турыда әти белән сөйләшергә вакыт,—дигәннәр алар.Дәвамын укырга... )

Әбинең кошчыклары

  • 8 Сент, 2007 at 10:16 PM

(Телефоннан сөйләнгән әкият)

Болай да карт Ада түти бөтенләй олыгаеп киткәч картлар йортына күченеп килде. Аны бәләкәй генә бер бүлмәгә урнаштырдылар. Бүлмәдә өч карават бар иде. Икесендә Ада түтинең үзе шикелле үк тәмам бөрешкән ике карчык йоклый икән. Өченче караватны Ада түтигә бирделәр. Тәрәзә янындагы кәнәфи бер күрүдә әбинең күңеленә хуш килде. Ул печенье алып ваклады да тәрәзә төбенә сипте.

Дәвамы ... )

Скрипкачы Гыйзшәрип

  • 7 Сент, 2007 at 12:58 PM
 

Борын заманда бер шәһәрдә бер фәкыйрь кеше яшәгән. Үзе бик оста скрипкачы булган. Скрипканы үзе ясаган, үзе уйнаган. Аның Гыйзшәрип исемле улы булган. Әтисе аны да скрипкачы иткән. Гыйзшәрипнең әнисе белән сеңелесе дә булган. Көннәрдән беркөнне аларның әтиләре каты авырып үлеп киткән.

Дәвамын укырга... )

Алдар

  • 5 Сент, 2007 at 12:48 PM
Борын заманда Иртеш буенда Алдар дигән бик ярлы гына кеше булган. Ул үз тирәләрендә яшәгән барлык байларны алдап, көлкегә калдырып бетергән.

Менә аны тагын бер бай очраткан.

— Мине алдарга көчең җитәме? Җитсә, алда! — дигән бай.

— Алдар идем дә, алдар капчыгым өйдә калган, атыңны бир, капчыкны алып килим,— дигән ул.

— Бар, бар,— дигән бай.

— Ә син монда, юл чатында утырып көтеп тор! — дип, байның атына утырган да китеп барган Алдар.
Дәвамын укырга... )

Көтүче кызы

  • 4 Сент, 2007 at 3:46 PM

Борын заманда Себердә бер бик фәкыйрь көтүче карт яшәгән. Аның карчыгы үлгән. Ул үзеңең бердәнбер кызы белән калган. Карт сарык көтүе көткән, ә кызы соранып йөргән.

Беркөнне бу көтүче карт кайгыга төшеп кайткан. Әтисенең уйга калып, күңелсез генә утыруын күргәч, кыз аннан:
— Әти, сиңа ни булды, нигә бик борчыласың? — дип сораган.
— И-и, кызым, кайгым бик зур,— дигән карт,— патша хәзрәтләре уйнапмы, чынлапмы миңа өч сорау җибәргән. Билгеләнгән вакытка килеп, шуларга җавап бирмәсә, асып куярга кушам, дип әйткән.
— Яле, әти, әйтеп кара, патша сиңа нинди сораулар биргән икән? — дигән кыз.
Карт:
— Патша, дөньяда нәрсә татлы, дип, аннары, дөньяда нәрсә каты дип, ә өченчесендә, дөньяда нәрсә ачы, дип сораган,— дигән.
Сорауларны тыңлагач, кыз:
- Әти, кайгырма, китәр алдыннан барысын да әйтеп бирермен,— дигән.
Сарайга китәр вакыт җиткәч, әтисе белән киңәшеп, кыз әлеге патшаның беренче соравына — дөньяда иң татлы нәрсә бала, дип, икенчесенә - иң каты нәрсә җир сукалау, дип, өченче соравына — дөнъда иң ачы нәрсә — хатыннарның тулгагы, дип җавап бирергә кушкан.Дәвамын укырга... )